news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Зәкия Туешева исемендәге яңа театраль премия гамәлгә куелды

Татарстанда Зәкия Туешева исемендәге яңа театраль премия гамәлгә куелды
Салават Камалетдинов

1 ноябрьдән Татарстанда яңа гамәлгә куелган Зәкия Туешева исемендәге премиягә гаризалар кабул ителә башлый.

«Әлмәт театры инициативасы белән, үзенең күренекле режиссерының исемен мәңгеләштерү йөзеннән, республикада яңа театраль премия гамәлгә куела. Зәкия Туешева исемендәге премия театр сәнгате өлкәсендәге иҗади һәм иҗтимагый казанышлар өчен бирелә», диелгән Премиянең нигезләмәсендә.

Театр премиясенә Татарстанның кече шәһәр театрлары хезмәткәрләре дәгъва итә ала. Андый театрлар бездә алтау: Әлмәт театры, Минзәлә театры, Түбән Кама театры, Әтнә театры, Бөгелмә театры, Буа театры.

Гаризалар шулай ук республиканың халык театрларыннан кабул ителә. Өч лауреатның берсе халык театры вәкиле булачак.

Дәгъва итүчеләр документларын 29 декабрьгә кадәр тапшыра ала.

Премия «Тантана» республика театр премиясе кысаларында тапшырыла.

Премия ТР Мәдәният министрлыгына таянып, «СМП-Нефтегаз» акционерлык җәмгыятенең финанс ярдәме белән гамәлгә куелган.

  • Зәкия Туешева (1919-2018) – 1951-1976, 1990-1994 елларда Әлмәт театрының режиссёры, баш режиссёры. ТАССРның халык артисты. Әлмәт шәһәренең шәрәфле гражданины, Бөек Ватан сугышында катнашучы.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100