news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда «Зәй – Бохарай» автомобиль юлының 3,6 километрлы участогында ремонт башланды

Татарстанда «Зәй – Бохарай» автомобиль юлының 3,6 чакрым озынлыктагы участогында ремонт башланды. Эшләр «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында Зәй районында, 10,3 – 13,9 километрлар өлешендә үткәрелә, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.

«Юл эшчеләре әзерлек эшләрен тәмамды һәм төп эшләргә кереште. Аерым алганда, иске тукталыш павильоны сүтелде, юл чите ташлары урнаштырылды, асфальт-бетон капламының аскы катламнары җәелде», – дип билгеләп үттеләр министрлыкта.

Эшчеләр юл капламының өске катламын 25 мең квадрат метрдан артык мәйданда чыдамлы таш-мастик асфальт-бетоннан җәячәк. Алар шулай ук 139 метр юл чите һәм тротуар ташы салачак.

Моннан тыш, участокта 22 юл билгесе куелачак, асфальтка тамгалар сызылачак һәм яңа тукталыш павильоны урнаштырылачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot