Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда Заһитованың фигуралы шуу үзәген төзүгә 1,2 миллиард сумнан артык акча бүленә
Казанда Алинә Заһитованың фигуралы шуу үзәге бинасын төзүгә 1,29 миллиард сум акча бүлеп биреләчәк. Төзелеш эшләре ТР бюджетыннан финанслана, диелә дәүләт сатып алулары сайтында урнаштырылган тендерда.
Заказчы – «ТР Баш инвестицион-төзелеш идарәсе» дәүләт бюджет учреждениесе. Барлык эшләрне 2026 елның 1 декабренә тәмамлау ниятләнә.
Документлар нигезендә, объект спорт һәм күнегүләр үткәрү зоналарына бүленәчәк. Беренче өлештә - боз аренасы һәм тамашачылар трибунасы, ә икенчесендә тренажер заллары, акробатика һәм хореография залы, шулай ук чишенү бүлмәләре булачак.
Моннан тыш, үзәктә тимераякларны прокатка арендага алу мөмкинлеге дә тудырылачак. Шунда ук 25 урынга исәпләнгән кафетерий урнашачак.
Искәртеп үтәбез, Заһитова фигуралы шуу мәктәбен ачу идеясен 2023 елның 16 июнендә җиткерде. Ул Петербург халыкара икътисади форумы кысаларында ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов каршында шундый тәкъдим белән чыгыш ясады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз