news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозучыларга 356 беркетмә төзелгән

Марина Патяшина сүзләренчә, әлеге кешеләр бер сәбәпсез урам буйлап йөргән.

Татарстанда үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозучыларга 356 беркетмә төзелгән
архив/Михаил Захаров

(Казан, 3 апрель, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина Татарстанда Covid-19 коронавирус инфекциясе таралу куркынычы янаган вакытта үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозучыларга барлыгы 356 беркетмә төзелгәнлеген әйтте. Бу хакта ул ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта сөйләде.

«Бер сәбәпсез урам буйлап йөргән гражданнарга үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозган өчен 356 беркетмә төзелде», — дип хәбәр итте ул.

Моннан тыш, чит илләрдән килгән һәм алар белән элемтәгә кергән гражданнарга карата 42 беркетмә төзелгәнлеге мәгълүм.

news_right_1
news_right_2
news_bot