news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Зәй районындагы фаҗига белән бәйле рәвештә матәм көне игълан ителә

13 кеше һәлак булган юл-транспорт һәлакәте белән бәйле рәвештә Татарстанда күңел ачу чаралары үткәрүдән баш тартыла.

(Казан, 2 июль, "Татар-информ", Валерия Белова). Зәй районында 13 кеше һәлак булган.  Әлеге фаҗига белән бәйле рәвештә Татарстанда матәм көне игълан ителә, күңел ачу чаралары үткәрүдән баш тартыла.

Бүген 00.37 сәгатьтә Зәйдән Әлмәткә таба чыгу юлында "Неоплан" пассажир автобусы белән "КАМАЗ" йөк машинасы бәрелешә. Бәрелешүдән соң "Самара-Ижау" шәһәрара автобусы кюветка әйләнеп төшә һәм яна башлый.

Юл-транспорт һәлакәтендә 13 кеше үлгән, шуларның икесе бала, дип хәбәр итте "Татар-информ"га Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте. Авария нәтиҗәсендә 15 кеше зыян күргән, шуларның 12се хәзерге вакытта стационарда. Тагын өч кеше амбулатор дәвалануга юнәлтелгән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100