Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда Зәй елгасында балыкчы батып үлгән
52 яшьлек ир-атның мәетен Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы коткаручылары бүген иртән Әдәмсә авылы янында табып алган.
(Казан, 5 июль, «Татар-информ»). Татарстанда Зәй елгасында балыкчы батып үлгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Бүген иртән 112 бердәм номерына Әдәмсә авылы янында Зәй елгасында ир-ат мәете табылуы турында хәбәр килгән. Коткаручылар аны яр буена алып чыгып, полиция хезмәткәрләренә тапшырган.
52 яшьлек балыкчының ни сәбәпле батып үлүе ачыклана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз