news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда зәкят түләүгә бәйле семинар үткәрелә

Башлап ул Буада булды, аннары кайсы районнарда буласы тәгаенләнде

(Казан, 10 ноябрь, "Татар-информ"). Татарстанда зәкят түләүгә бәйле семинарлар уздырыла. Аның максаты – мөселманнарга зәкят бирүнең иң мөһим бурычларның берсе булуын искәртү.

Узган атнаның җомга көнендә Буа районының үзәк мәчетендә шундый семинар булган. Чарада Голәмәләр шурасы әгъзасы Рустәм хәзрәт Нургалиев һәм ТР МДН каршындагы “Зәкят” хәйрия фонды директоры Илнур Вәлиев катнашкан. Семинарга килүчеләргә зәкят түләү һәм аның шартларына бәйле мәсьәләләр турында аңлатма бирелгән. Cораулары булучылар төпле җавап та ала алган.

Буа мәчетендә булган бу очрашу белән “Зәкят” хәйрия фонды Татарстан районнарында оештырылачак семинарлар сериясен ачты. Киләсе очрашу Нурлат, Әлмәт һәм Түбән Кама районнарында көтелә, дип бүген хәбәр итте ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100