news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда юристлар бушлай консультация бирәчәк

30 сентябрьдә Татарстанда Өлкәннәр көненә багышланган Бөтенроссия халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне кысаларында консультацияләр узачак. Сораулар телефон аша кабул ителәчәк. Бу хакта Казан мэриясе хәбәр итә.

Казанлылар түбәндәге номерлар буенча 9:00 дән 16:30 га кадәр мөрәҗәгать итә ала:

+7(800)201-16-00;

+7(843)238-10-00;

+7(987)205-00-63 (WhatsApp).

Белгечләр график буенча өзеклексез консультация бирәчәк, дип хәбәр итә Россия юристлары ассоциациясе.

Шәһәрлеләрнең сорауларына РФ Пенсия фондының ТР буенча бүлеге, ТР Нотариаль палатасы, «ТР техник инвентаризация бюросы» АҖ, ТР Адвокатлар палатасы, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, ТР Конституция суды, ТР Юстиция министрлыгы, Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе, ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты белгечләре, шулай ук Татарстан агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты, Әфганстандагы һәм башка локаль конфликтларның сугыш инвалидлары Татарстан республика иҗтимагый оешмасы белгечләре һәм Россия юристлары ассоциациясе әгъзалары җавап бирәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100