Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда юлларын буран каплаган бистәгә коткаручылар азык-төлек илткән
Покровское бистәсе пенсионерлары кибеткә ипигә дә бара алмаган.
(Казан, 19 март, “Татар-информ”). Көчле буран булу сәбәпле, Покровское бистәсенә юллар капланган. Татарстанда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы коткаручылары бистә кешеләренә азык-төлек китергән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Кичә Покровское бистәсендә ике өлкән яшьтәге хатын-кыз буран аркасында кибеткә дә бара алмаган. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы коткаручылары аларга ярдәмгә килгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз