Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда юлларны ремонтлауга 2026 елда 20 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелгән
ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән агымдагы елда юл-урам челтәрен модернизацияләү программасын гамәлгә ашыру дәвам итә. Бу максатларга 20 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелгән, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.
Программа кысаларында барлык муниципаль берәмлекләрдә асфальт-бетон өслекле юлларга (43 объект), торак пунктларның урамнарына һәм машина юлларына (43 объект), шулай ук юл-урам челтәренә (912 объект) капиталь ремонт ясала. Барлыгы 1 273 км юлны норматив хәлгә китерү планлаштырыла. Хәзерге вакытта эшләр 55 процентка үтәлгән.
«Безнең бурыч – километрларны ремонтлау гына түгел, ә һәр муниципалитетта тормыш сыйфатын яхшырту, республика буенча хәрәкәтне елның теләсә кайсы вакытында уңайлы һәм куркынычсыз итү», – дип билгеләп үтте ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Ранис Фәйзуллин.
Төп программа кысаларында шулай ук җирле әһәмияттәге юллар төзү һәм реконструкцияләү (44,4 км), бакча ширкәтләренә (12 км), фермер хуҗалыкларына һәм терлекчелек комплексларына (5 км), шулай ук балалар һәм яшьләрнең ял итү һәм сәламәтләндерү учреждениеләренә (2 км) керү юлларын ремонтлау планлаштырыла. 2026 елга юл эшләрен финанслауның гомуми күләме 90 млрд сумнан артык тәшкил итә.
Җирле әһәмияттәге юлларның гомуми озынлыгы - 25 523 км, шулардан 11 777 км асфальт-бетон өслекле, 6 257 км вак ташлы һәм 7 488 км грунтлы.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз