news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда юлларда куркыныч урыннарда иминлекне арттыру буенча эшләр үткәрелгән

Узган елда юл һәлакәтләре еш була торган 101 урын теркәлгән.

Татарстанда юлларда куркыныч урыннарда иминлекне арттыру буенча эшләр үткәрелгән
ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте

(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда аварияләр күп була торган урыннарда юл хәрәкәте куркынычсызлыгын арттыру буенча эшләр үткәрелгән. Бу хакта Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов сөйләде.

Узган елда юл һәлакәтләре еш була торган 101 урын теркәлгән, шуларның җидесе — федераль юлларда, бишесе — төбәк әһәмиятендәге һәм 89ы — шәһәр-район юлларында. Авыр тән җәрәхәтләренә китергән юл фаҗигаләре килеп чыккан 186 куркыныч урын билгеле. 

Мондый участокларда быел тиешле эш башкарылды. 35 районда юл хәрәкәте иминлеген арттыру өчен, 129 ясалма тигезсезлек булдырылган. 94 км юлда ясалма яктырту башкарылган, 13 км дан артык барьер киртәләре, өч светофор, 11 км тротуар, 49 тукталыш павильоны, 32 фото һәм видеофиксация комплексы куелган. 

«Болар барысы да юл хәрәкәте куркынысызлыгы хакына эшләячәк», — диде Фәрит Хәнифов.

news_right_1
news_right_2
news_bot