news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда юлга аркылы баскан йөк машинасы аркасында хәрәкәт тукталып торган

Кичә кич Казан юлында юл-транспорт һәлакәте булды.

Татарстанда юлга аркылы баскан йөк машинасы аркасында хәрәкәт тукталып торган
шаһитлар

(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда юл кырыена төшеп китә язган фура аркасында трассада хәрәкәт тукталып торган. Бу хакта авария шаһитлары хәбәр итте.

Авария кичә кичке якта булган.

Кадрларда йөк автомобиленең хәрәкәт вакытында борылып юлга аркылы басуы күренә. Фура кабинасы алгы тәгәрмәч өстендә асылынып тора, ә тагылмасы (прицебы) юлга аркылы басып, бер полоса буенча автомобильләр хәрәкәтен туктаткан.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, зыян күрүчеләр юк.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot