news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда юлда ике машина бәрелешеп, өч кеше һәлак булган

"Лада Гранта" йөртүчесе, аның улы һәм салондагы пассажир хатын үлгән.

(Казан, 26 март, "Татар-информ"). Алабуга районындагы юл һәлакәтендә өч кеше һәлак булды, дип хәбәр иттеләр "Татар-информ"га Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Юлда "Лада Гранта" һәм "Рено Меган" бәрелешеп, "Лада Гранта" йөртүчесе, аның улы һәм салондагы пассажир хатын үлгән. Тагын 19 яшьлек пассажир егет җитди имгәнгән. 

"Рено Меган" йөртүчесен аңсыз килеш, хастаханәгә озатканнар.

Урында эшләүче коткаручылар, янгын сүндерүчеләр машиналарның аккумуляторларын сүндергән, үлүчеләрне һәм имгәнүчеләрне машиналардан чыгарган. 

news_right_1
news_right_2
news_bot