news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очракларын квадрокоптер теркәячәк

Татарстан Дәүләт автоинспекциясе Иннополис хезмәткәрләре белән юлда йөрү кагыйдәләрен бозу очракларын теркәү өчен квадрокоптерлар куллану мөмкинлеген эшли. Бу хакта бүген юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Хөкүмәт комиссиясе утырышында Татарстан Баш автоинспекторы Рөстәм Гарипов сөйләде.

Мондый пилотсыз оча торган аппаратлар (БПЛА) сертификациясен җиңеләйтү өчен, аларны административ хокук бозуларны теркәүнең инде булган технологияләре нигезендә кулланырга планлаштыралар. Алга таба «Паутина» системасына тоташтыру мөмкинлеге дә карала.

Рөстәм Гарипов сүзләренчә, пилотсыз оча торган аппарат ярдәмендә юл йөрү кагыйдәләрен бозуны теркәү өчен, бу хакта машина йөртүчеләргә махсус юл билгеләре белән хәбәр итмәячәкләр, чөнки БПЛА мобиль теркәү чарасы булып тора.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100