news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда юл хәрәкәте кагыйдәләре турында татарча шигырьләр конкурсы игълан ителде

Июньнән октябрьгә кадәр Татарстанда юл хәрәкәте кагыйдәләре турында «Яшел сигналга сәяхәт» дигән шигырь һәм хикәяләр конкурсы узачак. Гаризалар 1 июньдә кабул ителә башлый.

Юлларда үзеңне имин тоту кагыйдәләрен үтәү тематикасын чагылдыручы һәм аларны үтәүне пропагандалаучы эшләр ике номинациядә кабул ителә. Мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге балалар өчен «Яшь җәяүленең дуслары» темасына әкият яки фэнтэзи һәм «Могҗизалы юллар» темасына шигырьләр көтелә.

Жюри Һәр номинациядә өч призерны билгеләячәк. Җиңүчеләрне һәм лауреатларны акчалата бүләкләр көтә. Бүләкләү чарасы октябрь ахырында була.

Конкурска гаризаны 1 июньнән 30 сентябрьгә кадәр guncbgd@mail.ru электрон почтасына җибәрергә мөмкин. Конкурс турында тулырак мәгълүматны ncbgd.tatarstan.ru сайтында яисә 8 (843) 5-333-776 телефоны буенча алырга була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100