news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда юл-транспорт һәлакәтләрендә зыян күрүчеләрне вертолетларда эвакуациялиләр

Аварияләрдә җитди җәрәхәт алган кешеләрне республика трамватология үзәкләренә 20 минут эчендә китерәләр.

(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Татарстанда юл-транспорт һәлакәтләрендә җитди зыян күрүчеләрне вертолетларда эвакуациялиләр. Аларны трамватология үзәкләренә 20 минут эчендә китереп җиткерәләр. Бүген «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстанның баш травматологы Сергей Кривошапко шул хакта хәбәр итте.

«Республика трассаларында 21 травматология үзәге эшли. Аварияләрдә имгәнгән кешеләрне 20 минут эчендә вертолетта әлеге үзәккә китерәләр. Шуның нәтиҗәсендә без юл-транспорт һәлакәтләрендә алган җәрәхәтләрдән үлүчеләр санын киметүгә ирештек», - диде эксперт.

Республикада авариядә зыян күрүчеләрне вертолетларда эвакуацияләү системасы 2015 елның февраленнән бирле эшли. Республика медицина катастрофалары үзәге бригадалары тәүлек әйләнәсе ярдәмгә килергә әзер тора. Зыян күрүчеләрне эвакуацияләүдә МИ-2 һәм МИ-8 вертолетлары кулланыла. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100