Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда юл-транспорт һәлакәтеннән соң машина янган, ике кеше зыян күргән
Авария бүген иртән Шәле — Саескан Тавы юлында булган.
(Казан, 16 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда юл-транспорт һәлакәтеннән соң янган машинада ике кеше зыян күргән. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.
Бүген 7.26 сәгатьтә ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына Татар Янтыгы авылы янында Шәле — Саескан Тавы юлында «Лэнд Ровер», «Тойота» һәм «Лада» автомобильләре бәрелешү турында хәбәр килде.
Авариядән соң «Лада» автомобиле юлга аркылы борылган һәм яна башлаган.
Ведомствода хәбәр итүләренчә, һәлакәттә ике кеше зыян күргән. Аларны хастаханәгә алып киткәннәр.
118нче янгын сүндерү-коткару часте хезмәткәрләре 8.01 сәгатьтә янгынны тулысынча сүндергән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз