Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда юл-транспорт һәлакәтендә әти-әнисез калган 1 яшьлек бала исән
Бала кечкенә пассажирлар өчен каралган махсус җайланмага утыртылган булган
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 30 сентябрь, “Татар-информ”). Кичә 19.20дә Әлмәт районында килеп чыккан юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә, ирле-хатынлы яшьләрнең гомере өзелгән, аларның 1 яшьлек балалары исән калган. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе хәбәр итә.
Фаҗига Казан – Оренбург юлының 273нче чакрымында була. “Лада Гранта” автомобиле белән идарә иткән 26 яшьлек егет каршы як юлга чыгып, каршыга килгән “Мицубиси Фусо” автомобиленә тиеп китә һәм шулай ук каршыга килгән “Ниссан Караван” белән бәрелешә.
“Лада” йөртүчесе һәм машинадагы 25 яшьлек пассажир хатын-кыз җәрәхәтләрдән шунда ук җан бирә. Аларның арткы урындыктагы 1 яшьлек уллары тән казаларына дучар ителә, әмма исән кала. Бала кечкенә пассажирлар өчен каралган махсус җайланмага утыртылган була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз