Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда юл-транспорт һәлакәтендә машина йөртүченең гомере өзелгән
Фаҗига Чирмешән районында булган.
(Казан, 22 апрель, "Татар-информ"). Кичә 18.11 сәгаттә 112 бердәм ашыгыч ярдәм чакыру номерына Чирмешән районында үлем белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәте турындагы хәбәр килеп ирешә. Фаҗига Кузай – Нурлат – Чирмешән юлының 4 нче чакрымында була. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстандагы Баш идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
135 нче номерлы коткаручылар төркеме юл кырына төшеп киткән 14 нче модель “Лада” автомобиленә юлыга. Аны йөртүче 25 яшьлек егет Чирмешән районының Сосновка авылыннан була. Ул фаҗига урынында ук җан бирә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз