Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда юл-транспорт һәлакәтендә хатын-кыз үлгән, өч кеше имгәнгән
Авария бүген 16.00 сәгать тирәсендә Түбән Кама районының Борок авылы янында булган.
(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда йөк машинасы белән җиңел машина катнашындагы юл-транспорт һәлакәтендә хатын-кыз үлгән, бала белән ике олы кеше хастаханәгә китерелгән. Бу турыда «Татар-информ»га фаҗига шаһитлары сөйләде.
Бүген, 16.00 сәгать тирәсендә Түбән Кама районының Борок авылы янында авария булган. Биредә «КИА» җиңел машинасы белән «КАМАЗ» йөк машинасы бәрелешкән.
Юл-транспорт һәлакәте шаһитлары сүзләренчә, чит ил машинасы белән идарә иткән хатын-кыз урында ук үлгән. Моннан тыш, җиңел машинадагы ике пассажир — ир-ат һәм 1 яшьлек бала, шулай ук йөк машинасы йөртүче дә имгәнгән. Аларны ашыгыч рәвештә хастаханәгә алып киткәннәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз