Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда юл-транспорт һәлакәтендә өч пассажир үлгән
Шаһитлар сүзләренчә, өч зыян күрүчене Chevrolet автомобиленнән коткаручылар алган.
(Казан, 2 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанның Югары Ослан районында кичә кичке сәгать алтынчыда юл һәлакәте булган. Chevrolet Aveo һәм Dodge автомобильләре бәрелешү нәтиҗәсендә өч кеше һәлак булган. Агентлыкка юл-транспорт һәлакәте урыныннан фотоларны шаһитлар җибәрде.
Татарстан Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Казан-Ульяновск юлының дүртенче чакрымында Chevrolet автомобилен йөртүче 23 яшьлек кыз идарә итә алмаган һәм каршы як полосага чыгып, Dodge автомобиле белән бәрелешкән.
Шаһитлар сүзләренчә, өч зыян күрүчене Chevrolet автомобиленнән коткаручылар алган.
Агентлыкка билгеле булганча, зыян күрүчеләрнең берсе һәлаәкт урынында ук үлгән, икенчесе - ашыгыч ярдәм машинасында, ә өченчесе хастаханәдә үлгән.
Һәлакәт урынына район прокуроры Василий Егоров барды, дип хәбәр итте Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз