news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда юл-транспорт һәлакәтендә бер кешенең гомере өзелгән, тагын берсе зыян күргән

Һәлакәт републиканың Бөгелмә районында булган

  (Казан, 3 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Бөгелмә районында юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә ике кеше хастаханәгә озатылган.
ТР буенча ЭЭМ ның ЮХИДИ пропаганда бүлеге мәгълүматларына караганда, кичә 16.00 сәгатьтә Бөгелмә – Уральск автоюлының 16 километрында “Лада Приора” автомобиленең 24 яшьлек йөртүчесе куркынычсызлык тизлеген сайламаган, нәтиҗәдә автомобиль кюветка очкан.
Автомобиль йөртүчесе тән җәрәхәтләреннән хастаханәдә үлгән, ә 36 яшьлек пассажир төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.

news_right_1
news_right_2
news_bot