Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда юл-транспорт һәлакәтендә бер кеше үлгән һәм дүрт кеше зыян күргән
«КАМАЗ» һәм «Лада» автомобиле кара-каршы бәрелешкән.
(Казан, 28 июль, «Татар-информ»). Бүген, көндезге сәгать өч тирәсендә республиканың Арча районы Казан-Малмыж юлында авария булган. «Лада» автомобиле йөртүчесе каршы як полосага чыгып, «КАМАЗ» белән бәрелешкән. Бәрелешүдән соң, «Лада» юл кырыена төшеп киткән.
Шаһитлар хәбәр иткәнчә, «Лада» автомобилендә биш кеше булган. Ашыгыч ярдәм машинасы 4 кешене хастаханәгә алып киткән. 50 яшьләр тирәсендәге бер хатын-кыз һәлакәт урынында ук үлгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз