news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда юл-транспорт һәлакәтендә өлкән яшьтәге хатын үлгән

Татарстанның Биектау районында йөк машинасы белән җиңел машина бәрелешкән.

Бөреле бистәсендә Казан-Малмыж юлының 30нчы чакрымында BMW автомобиле йөртүчесе идарә итә алмаган һәм каршы як полосага чыккан. Анда ул йөк машинасы белән бәрелешкән. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Юл-транспорт һәлакәтендә 68 яшьлек пассажир хатын-кыз урында ук үлгән. Җиңел машинаны йөртүче хатын-кыз һәм тагын ике пассажир төрле имгәнүләр белән хастаханәгә китерелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot