news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда юл-транспорт һәлакәтендә ике пассажир һәлак булган видео чыкты

Татарстанда бүген юл-транспорт һәлакәте мизгеле видеога эләккән. Анда «Лада Веста» автомобиленең ике пассажиры һәлак булган.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, «Лада Веста» автомобиле йөртүчесе каршы як полосага чыккан һәм йөк машинасы белән бәрелешкән.

Юл-транспорт һәлакәтендә җиңел автомобильнең ике пассажиры урында ук үлгән.

Вакыйга урынына Актаныш районы прокуроры вазифаларын башкаручы Рөстәм Шәйсуаров барган.

news_right_1
news_right_2
news_bot