Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда юл-транспорт һәлакәтендә ике кеше үлгән
Татарстанда «Лада» һәм «Kia» машинасы бәрелешкән, юл-транспорт һәлакәтендә ике кеше үлгән.
ТР прокуратурасында хәбәр итүләренчә, бүген Чистай районында Казан-Оренбург юлының 115 чакрымында Kia Soul каршы як полосага чыккан һәм «Лада» белән бәрелешкән. Чит ил машинасы йөртүчесе урында һәлак була. «Лада» пассажиры хастаханәгә барганда, ашыгыч ярдәм машинасында вафат була.
Тикшерү оештырылды. Аны прокуратура контрольдә тота.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз