Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда юл-транспорт һәлакәтендә 18 яшьлек йөртүче һәм аның пассажиры һәлак булган
Бүген Татарстанның Сарман районында коточкыч юл-транспорт һәлакәтендә ике кешенең гомере өзелгән. Бу хакта ТР Прокуратурасы хәбәр итә.
Беренчел мәгълүматларга караганда, якынча 14.30 сәгатьтә «Чаллы – Сарман» автоюлында «Лада Гранта» автомобиленең 18 яшьлек йөртүчесе каршы як полосага чыккан һәм Toyota Corolla автомобиле белән бәрелешкән. Һәлакәттә «Лада» йөртүчесе һәм аның 32 яшьлек пассажиры һәлак булган. «Лада Гранта»ның тагын бер пассажиры, шулай ук «Тойота»да барган өч кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган. Шуларның икесе бала.
Юл-транспорт һәлакәте урынына Сарман районы прокуроры вазифаларын башкаручы Айрат Рәхимҗанов килгән. Һәлакәт факты буенча тикшерү башланган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз