news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда юл-транспорт һәлакәтендә 15 яшьлек яшүсмер зыян күргән

Лениногорск районындагы массакүләм юл-транспорт һәлакәтендә 15 яшьлек яшүсмер имгәнгән.

«Татар-информ»га ТР прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, авария бүген 7:19 сәгатьтә Әлмәт – Лениногорск юлында, Зәй – Каратай һәм Яңа Чыршылы авыллары арасында булган. Беренчел мәгълүматлар буенча, Opel каршы хәрәкәт полосасына чыккан, анда Haval га бәрелгән, шуннан соң алар белән Toyota бәрелешкән. 15 яшьлек яшүсмер һәм өч олы кеше зыян күргән. Аларга медицина ярдәме күрсәтелгән.

Урынга шәһәр прокуроры килгән. Тикшерү башланды.

news_right_1
news_right_2
news_bot