news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда юл-төзелеш сезонына әзерлек башланды

Татарстанда алдагы юл-төзелеш сезонына әзерлек башланды – эшләр «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында алып барылачак. 2025 елда илкүләм проект нигезендә 200 километрдан артык төбәк юлларын ремонтлау һәм 17 ясалма корылманы норматив хәлгә китерү күздә тотыла. Бу хакта ТР Транспорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Хәзерге вакытта подряд оешмалары юлларны төзү һәм ремонтлау өчен инерт материаллар әзерләү белән актив шөгыльләнә. Сүз ком, чуерташ һәм вак таш җыю һәм әзерләү турында гына түгел, материаллар стандартларга туры килүне гарантияләү өчен аларның сыйфатын җентекләп тикшерү турында да бара.

Шулай ук асфальт-бетон заводларын консервациялиләр. Бу исә җиһазларны кышкы сезоннан соң эшкә керешүгә әзерләүне күздә тота. Белгечләр машиналарга һәм механизмнарга техник хезмәт күрсәтә, аларның эшкә яраклылыгын һәм җитештерүчәнлеген тикшерә, шулай ук кирәкле чимал запасларын яңарта.

Моннан тыш, төзелеш-монтаж эшләренә контрактлар төзелә. Юлларны ремонтлаячак һәм төзиячәк подрядчылар белән килешүләр имзалана. Министрлык процесста катнашучыларның эшчәнлеген координацияләячәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100