Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда юл-патруль хезмәткәренә 500 сум күләмендә ришвәт бирергә маташкан 65 яшьлек пенсионер суд каршында җавап тотачак
Ир-ат баланы махсус җайланмасыз утыртып йөрткән
(Казан, 9 июнь, “Татар-информ”). Юл-патруль хезмәте инспекторына ришвәт бирергә маташкан 65 яшьлек С. Ж. ка карата кузгатылган җинаять эше Буа районы судына тапшырылган, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте.
6 май көнне ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе юл-патруль хезмәткәрләре, Казан – Ульяновск автомобиль юлы участогында патрульдә торганда, гаепләнүче идарә иткән автомобильне туктата. Ир-атның баланы махсус җайланмасыз утыртып йөртүе ачыклана. Гаепләнүче инспектордан 500 сум бәрабәренә үзенә карата административ хокук бозу турындагы беркетмә төземәвен сорый.
Полиция хезмәткәре бу хакта ТР буенча ЭЭМның ЮХИДИ идарәсенә хәбәр итә. Нәтиҗәдә, ир-ат тоткарлана, диелә ТР буенча ЭЭМ матбугат хезмәте хәбәрендә.
Тикшерү органнары тәгаенләвенчә, Ж. гаебен тулысынча таныган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз