news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда юл һәлакәтеннән соң, пассажирларны махсус кораллар ярдәмендә коткарганнар

“Тойота” һәм “Жигули” автомобильләре кара-каршы бәрелешкән.

(Казан, 23 май, “Татар-информ”). Татарстанның Лаеш районында юл һәлакәтеннән соң, пассажирларны махсус кораллар ярдәмендә коткарганнар. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Якынча мәгълүматларга караганда, “Тойота” һәм “Жигули” автомобильләре кара-каршы бәрелешкән.

Бәрелешкәннән соң, машиналар кюветка “очкан”. Россиядә җитештерелгән автомобиль металл өеменә әверелгән.

Ике автомобильдәге пассажирларны коткару өчен махсус кораллар кулланырга туры килгән, диелә әлеге хәбәрдә.

Һәлакәттә “Жигули”нең 35 яшьлек пассажиры үлгән.

Җиңел машинаны йөртүче 29 яшьлек ир-ат , ә “Тойота”ның йөртүчесе һәм пассажиры төрле җәрәхәтләр белән хастаханәгә озатылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot