Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда юл һәлакәтендә йөртүче үлгән, 7 кеше имгәнгән
Шаһитлар сүзләренчә, имгәнүчеләр арасында өч бала да бар.
(Казан, 14 март, «Татар-информ», Павел Климчак). Кичә 18.20 сәгатьтә республиканың Тукай районында Сарман-Чаллы юлының 24нче чакрымында Яңа Бүләк авылы янында юл һәлакәте булган. Анда «Лада» һәм Skoda автомобильләре бәрелешкән.
«Татар-информ»га автошәһәрдәге үз чыганагы хәбәр иткәнчә, юл-транспорт һәлакәтендә йөртүче үлгән, 7 кеше имгәнгән.
Шаһитлар сүзләренчә, имгәнүчеләр арасында өч бала да бар.
«Лада Калина» машинасының 2003 елгы йөртүчесе «Узып китү тыела» билгесе гамәлдә булган урында каршы як полосага чыккан һәм Skoda Kodiaq машинасы белән бәрелешкән. Юл-транспорт һәлакәте буенча тикшерү эшләре алып барыла», — диде Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча идарәсенең ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Шамил Ганиев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз