Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда юл һәлакәтендә шофер һәм пассажир һәлак булган
Кичә кич белән Норлат - Акъегет юлында үлем очрагы белән һәлакәт теркәлгән.
(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда «КИА» машинасы тракторга барып бәрелгәннән соң «Камаз» белән капма-каршы бәрелешә. Чит ил машинасы йөртүчесе һәм пассажиры һәлак була. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Кичә 20.00 сәгатьтә Нурлат - Акъегет автомобиль юлында «КИА» автомобиленең 55 яшьлек йөртүчесе тизлекне һәм дистанцияне дөрес сайламаган. Нәтиҗәдә трактор белән бәрелешкән», – диделәр ведомствоның матбугат хезмәтендә.
Җиңел машина трактор белән каты бәрелешүдән соң «КАМАЗ» йөк машинасына капма-каршы барып бәрелә.
Корея автомобиль йөртүчесе һәм 59 яшьлек пассажир һәлак була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз