news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда юл һәлакәтендә машина йөртүче яшь кыз һәлак булган

Кеше үлеменә китергән авария бүген иртән Сарман - Чаллы юлында килеп чыккан.

(Казан, 2 июль, “Татар-информ”). Татарстанда трассада машина йөртүче яшь кыз һәлак булган. Һәлакәт урыныннан фотолар социаль челтәрләрдә чыккан.

Кеше үлеменә китергән юл-транспорт һәлакәте бүген иртән Сарман - Чаллы юлында килеп чыккан.

Фотодан күренгәнчә, автомобиль кызу тизлектә юлдан читкә чыккан. Һәлакәттә чит ил машинасын йөртүче яшь кыз һәлак булган.

Юл-транспорт һәлакәте сәбәпләре һәм һәлак булучының шәхесе ачыклана.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot