Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда юл һәлакәтендә имгәнгән ике кешене хастаханәгә алып киткәннәр
Авария кичә республиканың Лениногорск районында булган.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 1 февраль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда ике җиңел машина катнашындагы юл-транспорт һәлакәтендә имгәнгән ир-ат белән хатын-кызны хастаханәгә алып киткәннәр. Бу турыда авария шаһитлары хәбәр итә.
Шаһитлар сүзләренчә, һәлакәт кичә Лениногорскидан Куакбаш авылына бара торган юлда булган. Анда ундүртенче модельле «Лада» һәм «Лада Приора» автомобильләре кара-каршы бәрелешкән.

Юл-транспорт һәлакәтендә ундүртенче модельле «Лада» автомобилендәге ир-ат һәм «Лада Приора»да утырган хатын-кыз имгәнгән. Аларны ашыгыч ярдәм машинасында хастаханәгә алып киткәннәр.


Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз