news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда юл һәлакәтендә ике олы кеше һәм бер бала имгәнгән

Авария кичә кич Чаллы-Сарман юлында булган.

Татарстанда юл һәлакәтендә ике олы кеше һәм бер бала имгәнгән
Валентин Кулагин

(Казань, 17 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда «Лада» һәм «Рено» автомобильләре бәрелешү аркасында ике олы кеше һәм бер ала зыян күргән. Бу турыда юл-транспорт һәлакәте урыныннан «Татар-информ» агентлыгының үз хәбәрчесе хәбәр итте.

«Һәлакәт кичә кич республиканың Тукай районында булды. Беренчел мәгълүматлар буенча, «Рено» автомобиле йөртүчесе куркынычсыз тизлек сайламаган, каршы як полосага чыккан. Аннары ул 12 нче модельле «Лада» автомобиле белән бәрелешкән», – диде агентлык хәбәрчесе.

Машиналар каты бәрелешү сәбәпле, икесе дә юл кырыена төшеп киткән.

Шаһитлар сүзләренчә, «Рено» автомобиле алда барган машинаны узып китү өчен каршы як полосага чыккан, машинаны идарәсен югалткан һәм «Лада»га килеп бәрелгән.

Һәлакәттә ике йөртүче һәм «Лада» автомобилендә утырган бала төрле җәрәхәтләр алган.

news_right_1
news_right_2
news_bot