news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда юл һәлакәтендә ике кеше имгәнгән

Һәлакәт бүген Татарстанның Биектау районында 5.00 сәгать тирәсендә булган.

Татарстанда юл һәлакәтендә ике кеше имгәнгән
очевидцы

(Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан юлында «Шевроле» автомобиле юл кырыена чыккан һәм техник хезмәт күрсәтү станциясенә бәрелгән. Ике кеше зыян күргән. Бу турыда шаһитлар хәбәр итә.

Һәлакәт бүген Татарстанның Биектау районында 5.00 сәгать тирәсендә булган.

«Шевроле» йөртүчесе руль артында йоклап киткән яки идарәне югалткан. Нәтиҗәдә, автомобиль каршы як полосага чыгып, техник хезмәт күрсәтү станциясенә бәрелгән», дип сөйләде һәлакәт шаһитлары.

Шаһитлар сүзләренчә, һәлакәттә ике кеше — ир-ат һәм хатын-кыз зыян күргән. Аларны ашыгыч ярдәм машинасында хастаханәгә алып киткәннәр. Һәлакәт килеп чыгу сәбәпләре ачыклана.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100