news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда юл һәлакәтендә ике бертуган һәлак булган - фото

Фаҗига төнлә булган.

 (Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ», Светлана Белова). Төнге өчтә диспетчерлык хезмәтенең бердәм номерына Яңа Чишмә районындагы Красновидово аучылык хуҗалыгында автомобиль әйләнгән дигән хәбәр алынган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча идарәсенең матбугат хезмәте җитәкчесе Андрей Родыгин хәбәр итә.

Авылара юлда УАЗ автомобиленең әйләнгәне ачыклана. 51 яшьлек машина йөртүче, аның 48 яшьлек бертуган энесе һәм тагын бер 35 яшьлек ир-ат авария урынында һәлак булганнар. Тагын бер пассажир исән калган, әмма бәрелгән урыннары бар.

Якынча мәгълүматлар буенча, автомобиль зур тизлек белән барган, караңгыда йөртүче упкынны күрмәгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100