news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда юл һәлакәтендә ике бала һәм йөртүче зыян күргән

Һәлакәт Яңа Чишмә районында Казан – Оренбург юлында булган.

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда Башкортстаннан килгән «ГАЗель» белән җиңел машина катнашындагы һәлакәттә ике бала һәм йөртүче имгәнгән. Бу турыда шаһитлар хәбәр итте.

Һәлакәт кичә кич Яңа Чишмә районында Казан – Оренбург юлының 175нче чакрымында булган. Татар Әдәмсәсе авылында «ГАЗель» һәм уникенче модельле «Лада» автомобиле бәрелешкән.

Бәрелешкәннән соң, «ГАЗель» юл кырыена төшеп киткән, ә җиңел машина руле артындагы хатын-кыз кысылып калган. Аның ике һәм дүрт яшьлек улларын шаһитлар чыгарган. 

Юл һәлакәтендә имгәнгән 28 яшьлек хатын-кызны һәм аның балаларын Чистай хастаханәсенә озатканнар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100