news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда юл һәлакәтендә җиңел машина йөртүчесе имгәнгән

Юл-транспорт һәлакәте иртән Чаллы янындагы юлда булган.

Татарстанда юл һәлакәтендә җиңел машина йөртүчесе имгәнгән

(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Татарстанда йөк машинасы белән бәрелешкән җиңел машинаның йөртүчесе имгәнгән. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына агентлыкның үз хәбәрчесе сөйләде.

Бүген иртән Чаллы янында «Лада Гранта» йөртүчесе төп юлдан хәрәкәт итүче «КАМАЗ» машинасына юл бирмәгән. Бәрелешүдән соң, «Лада» юл кырыена төшеп киткән.

Юл-транспорт һәлакәтендә җиңел машина йөртүчесе имгәнгән, аны Чаллы хастаханәсенә китергәннәр.

«Лада Гранта» йөртүчесе төп юлдан килгән «КАМАЗ» автомобиленә юл бирмәү сәбәпле, авария булган», — дип хәбәр итте Россия Эчке эшләр миннистрлыгының Тукай районы буенча бүлегенең ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Шамил Ганиев.

news_right_1
news_right_2
news_bot