Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда юл һәлакәтендә хатын-кыз йөртүче үлгән
Чистай—Түбән Кама трассасында «Опель» һәм унбишенче модельле «Лада» бәрелешкән.
(Казан, 15 март, «Татар-информ»). Татарстанда ике автомобиль бәрелешкән. Аларның берсенең йөртүчесе һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ»га авария шаһитлары хәбәр итте.
Кичә көндез Чистай — Түбән Кама трассасында Түбән Кама районының Сухарево авылыннан ерак түгел урнашкан ягулык салу станциясе янында «Опель» һәм унбишенче модельле «Лада» бәрелешкән.
«Лада» машинасы белән идарә итүче хатын-кыз авария урынында үлә, «Лада» пассажиры имгәнгән, аны хастаханәгә алып киткәннәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз