news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда юл һәлакәтендә дүрт кеше имгәнгән

Юл-транспорт һәлакәте Ютазы районында Югары Стәрле-Урыссу юлында булган.

(Казан, 7 март, “Татар-информ”). Ютазы районында юл-транспорт һәлакәтендә дүрт кеше зыян күргән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Кичә көндез Югары Стәрле-Урыссу юлының 23нче чакрымында ике автомобиль бәрелешкән.

Янгын сүндерүчеләр, һәлакәт урынында янгын чыкмасын өчен, машиналарның аккумуляторларын сүндергән.

news_right_1
news_right_2
news_bot