Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда юл һәлакәтендә бер кеше үлгән, өч кеше, шул исәптән бала имгәнгән
Тугыз яшьлек кызның аягы сынган булырга мөмкин.
(Казан, 26 май, «Татар-информ», Полина Шевчук). Республиканың Биектау районында Казан-Малмыж юлында бүген ике «Лада» автомобиле кара-каршы бәрелешкән.
Каты бәрелешүдән соң «ундүртенче» модельле «Лада» машинасы юл кырыена төшеп киткән һәм баганага бәрелгән. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына фаҗига шаһитлары хәбәр итте.
«Юл һәлакәтендә бер кеше үлгән. Ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре өч кешене, шул исәптә тугыз яшьлек кызны хастаханәгә алып киткән. Баланың аягы сынган булырга мөмкин», — дип хәбәр итте шаһитлар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз