news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда юл һәлакәтендә 41 яшьлек мотоцикл йөртүче үлгән

Һәлакәт 1 майда Казан-Шәмәрдан автоюлында булган.

(Казан, 2 май, “Татар-информ”). Татарстанда юл һәлакәтендә 41 яшьлек мотоцикл йөртүче үлгән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгында хәбәр иттеләр.

Һәлакәт кичә кич Шәмәрдан авылы тирәсендә булган.

“Лада Калина” автомобиле йөртүчесе юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозган һәм каршы як полосага чыккан. Ул “Ямаха” мотоциклы белән бәрелешкән.

41 яшьлек мотоцикл йөртүченең гомере һәлакәт урынында ук өзелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot