news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда юл кырыена төшеп киткән машинаның йөртүчесе үлгән

Бүген иртәнге унбер тирәсендә Чистай-Аксубай юлында авария булган.

Шаһитлар сөйләвенчә, «Лада» автомобиленең йөртүчесе машина белән идарә итә алмаган һәм юл кырыена төшеп киткән, шунда берничә тапкыр әйләнеп капланган.

«Машина белән ир-ат идарә иткән. Карап торышка аңа 35 яшь тирәсе. Ул һәлакәт урынында ук үлде», - дип ачыклык кертте юл-транспорт һәлакәте шаһитлары.

news_right_1
news_right_2
news_bot