news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Татарстанда юл кырыена төшеп түбәсенә капланган машинаның йөртүчесе имгәнгән

Юл-транспорт һәлакәте Алабуга районында Танайка елгасы аша салынган күпер янында булган.

Татарстанда юл кырыена төшеп түбәсенә капланган машинаның йөртүчесе  имгәнгән

(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда бер машина юл кырыена төшеп киткән һәм түбәсенә әйләнеп капланган. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына һәлакәт шаһитлары сөйләде.

Авария бүген көндезге өчтән соң М7 юлында Алабуга районының Танайка елгасы аша салынган күпер янында булган.

«Мицубиси» машинасын йөртүче үргә менгәндә идарәсен югалткан һәм машина юл кырыена төшеп, түбәсенә әйләнеп капланган.

«Йөртүче машина эчендә кысылып калган, аны башы имгәнгән. Коткаручылар һәм ашыгыч ярдәм табиблары һәлакәт урынына тиз килеп җитте. Алар ир-атны машинадан чыгардылар һәм хастаханәгә алып киттеләр», — дип сөйләде авария шаһитлары.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100