news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда юл кырыена төшеп киткән “Лада” пассажиры һәлак булган

Юл-транспорт һәлакәте кичә көндез Казан–Шәмәрдән юлының 39нчы чакрымында булган.

(Казан, 10 октябрь, “Татар-информ”). Татарстанда юл кырыена төшеп киткән “Лада” пассажиры һәлак булган. Бу хакта “Татар-информ”га шәхси чыганаклардан билгеле булды.

Кичә көндез Казан–Шәмәрдән юлының 39нчы чакрымында “Лада” машинасының 32 яшьлек йөртүчесе идарәне югалткан. Ул зур тизлектә барган килеш, юл кырыена төшеп киткән. Машина берничә тапкыр капланган.

Имгәнгән машина йөртүчене республика клиник хастаханәсенә озатканнар. Җиңел машинадагы 41 яшьлек пассажир һәлакәт урынында үлгән.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot