news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда юл кырыена төшеп капланган йөк машинасын йөртүче һәлак булган

Фура баганага бәрелгән һәм капланган.

(Казан, 20 апрель, "Татар-информ"). Татарстанда юл кырыена төшеп киткән йөк машинасын йөртүче һәлак булган. Социаль челтәрләрдә Чистай районында юл кырыенда яткан "МАН" фотолары чыкты.

Шаһитләр машина йөртүченең һәлак булуын хәбәр итте.

Әлегә ачыкланмаган сәбәпләр буенча, 36 яшьлек йөртүче машинасын юл кырыена төшеп китүдән саклап кала алмаган. Фура баганага бәрелгән һәм капланган.

news_right_1
news_right_2
news_bot