Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда юл йөрү бәясен 45 сумга кадәр арттыру ихтималы сәбәбен әйттеләр
Быел республикада җәмәгать транспортында йөрү өчен түләүне 45 сумга кадәр күтәрергә мөмкиннәр. Тиешле тәкъдимнәр ТР Тарифлар буенча Дәүләт комитетына кертелде, дип хәбәр итте бүген журналистлар белән аралашканда ТР Тарифлар буенча Дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев «Тарифларны җайга салуны цифрлы трансформацияләү» темасына коллегия утырышыннан соң.
«Инфляциягә кадәр бер тапкыр арттыру яхшырак, 3 елдан соң яки биш елга бер тапкыр арттыруга караганда. Бу беренче сәбәп. Икенчедән, без барыбыз да яхшы аңлыйбыз, ил икътисадының бүгенге үсеше шартларында бәяләр үзгәрә. Өченче сәбәп – норматив актлар. Акт кысаларында без чыгымнарны бәяләргә һәм рациональ карар кабул итәргә бурычлы», – дип белдерде Александр Груничев.
Груничев билгеләвенчә, районнардан гаризалар төрлечә, әмма муниципалитетлар тарафыннан белдерелгән максималь бәя 45 сум тәшкил итә. Тарифларның төгәл хакы агымдагы елның 20 декабренә кадәр билгеләнәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз