news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда юл һәлакәтендә өч кеше үлгәннән соң, прокуратура тикшерү башлаган

Татарстанда юл һәлакәтендә өч кеше үлгәннән соң, прокуратура тикшерү башлаган
Татарстан буенча ЮХИДИ

Бөгелмә районында юл-транспорт һәлакәтеннән соң, Татарстан прокуратурасы тикшерү башлады. Анда өч кеше үлгән, ике кеше, шул исәптә бер бала имгәнгән иде. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

«Бөгелмә шәһәре прокурорына, профильле ведомство белгечләрен җәлеп итеп, юл хәрәкәте иминлеге таләпләре үтәлешен тикшерү йөкләнгән», - диде Галиев.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, 2 гыйнварда республиканың Бөгелмә районында авариядә Honda һәм Opel автомобильләре бәрелеште.

Һәлакәт урынында имгәнүләрдән Honda автомобиле йөртүчесе һәм пассажир хатын-кыз үлде. Шул ук автомобильдәге 53 яшьлек хатын-кыз һәм 2 яшьлек бала, шулай ук Opel йөртүчесе авыр имгәнүләр белән хастаханәгә китерелде. 53 яшьлек пассажир авария булган көнне үк хастаханәдә үлде.

«Татар-информ» мәгълүматлары буенча, бу авариядә үлүчеләр әни кеше һәм аның ике кызы булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100